Рекламный баннер 990x90px header-top
Валюта Дата знач. изм.
▼ USD 26.09 84.34 0.57
▼ EUR 26.09 95.87 1.02

«Пионерия» сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп, яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен

10:31 19.05.2025
«Пионерия» сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп, яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен. Барлык гомерен пионер тормышына багышлаган Елховой урта мәктәбенең ѳлкән пионервожатые Сөләйманова Гөлсинә Гаяз кызы бүгенгедәй күз алдына килә. Дѳрестән дә, меңләгән баланың мәктәп еллары Гөлсинә апа белән бәйле. Алай гына да түгел, аның канаты астында Туган илне яратырга, әти-әнине, ѳлкәннәрне хѳрмәт итәргә, дус һәм бердәм булырга ѳйрәтүче күпкырлы талант иясе булган Гөлсинә апаның хезмәт юлы 1959 нче елда, Елховой урта мәктәбендә пионерларның өлкән вожатые, музыка, рәсем һәм хезмәт укытучысы булып башланып китә. Аның җитәкчелегендә пионер оешмалары очрашулары, үзешчән сәнгать кичәләре, викториналар, класстан тыш чаралар оештырыла һәм үткәрелә. Елховой урта мәктәбе укучыларының җитештерү бригадасы 1963 елда оештырылып, ВДНХ ның бүләкләрен алып 1995 елга кадәр бер өзлексез эшләп килүендә дә пионервожатые Гөлсинә Гаяз кызының роле бик зур була. Ул - кирәк чакта идеологик җитәкче дә, пешекче дә, ял вакытларында спорт уеннарын оештыручы да, оста тәрбияче дә, киң күнелле, ышанычлы, ярдәмчел һәм яхшы иптәш тә. Аның җитәкчелегендә пионерлар бик күп өлкәннәргә “Тимурчылар” ярдәмен күрсәтеп, бик күп кирәкле һәм изге эш кылалар.
Гөлсинә Гаяз кызы – актив һәм инициативалы җәмәгать эшлеклесе дә, 12 ел мәктәпнең профком рәисе, күп еллар партия оешмасы секретаре ярдәмчесе, үзе сайлаулар вакытында участок сайлау комиссиясе булып, үзен оста оештыручы да, кайгыртучан хуҗа да, таләпчән җитәкче итеп тә таныта. Шул сыйфатлары аңа карата коллективта, җәмәгатьчелек, ата-аналар арасында зур ышаныч тудыра.
Гөлсинә Гаяз кызы Сөләйманованың тырыш һәм намуслы хезмәте, актив җәмәгать эшләре югары бәяләнә. Аны куп тапкырлар Макту грамоталары белән бүләклиләр;
Беренче май район советы Башкарма комитеты грамотасы, 1960 ел.
ВЛКСМның Әлмәт комитеты Мактау кәгазе, 1963 ел.
В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы Үзәк Советы Мактау грамотасы, 1984 ел.
Татарстан мәгариф Министрлыгы, профсоюзларның өлкә комитеты Мактау грамотасы, 1990 ел.
#елховскаясош
#vospitanie_v_almetevske
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыСПО #НавигаторыДетства16 #ГодСемьи
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #Юнармия #ДобрыйТатарстан
#навигаторобъединяет
1263
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Полезные ресурсы
Рекламный баннер 728x90px center-bottom