Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән
21:01
17.05.2025
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.
Мәктәп яны участогында эшләү зур көч таләп итә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки нәкъ биредә укучыларга хезмәт, экологик һәм эстетик тәрбия бирү, дәресләрдә алынган белемнәрне гамәли яктан тормышка ашыру мөмкинлеге бар.
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге - коллективыбыз горурлыгы.
Гомумән, без туган җирен яратучы, киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез. Мәктәптәге уңайлы заманча шартлар бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Һәм без, балалар мәктәпне тәмамлап, хезмәт сөюче чын кешеләр булырлар дип өметләнәбез.
#елховскаясош
#лучшийпришкольныйучасток
#пришкольныйучасток