. Әтиләрсез үскән ятим буын. . .
09:11
27.03.2025
. Әтиләрсез үскән ятим буын. . .
Без аларны түргә мендерик!
Сиксән яше тулган "малайлар"га
Солдат пилоткасы кидерик!
Т. Шәмсуаров.
2025 нче ел илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу Җиңү- барыбыз өчен дә бик олы горурлык.
Шул уңайдан Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында Габделхәй Сабитовның "Чын дәфтәр "хикәясенә нигезләнеп, кыска метражлы фильм төшерелде. Хикәя кыска күләмле генә булса да, үз эченә бик мәгънәле вакыйгаларны сыйдырган.
Ачлык, ятимлек, хәерчелек. . . Әйе, сугыш- халык өчен иң аяныч, куркыныч афәт. 41 нче ел балалары моны үз җилкәсендә татый . Менә шул күренешләрне без фильмда күрсәтергә теләдек тә инде.
Фильм өч ай дәвамында төшерелде. Төшерү вакыты көз айларына, кыш башына туры килде. Шуңа карамастан, язгы мизгелләрне дә (яз төсмере өстәп) күрсәтергә тырыштык. Авылыбызның табигате дә гаҗәеп матур: көмеш сулы Шушма елгасы җәйрәп ага, болын, әрәмәләр җәелеп киткән, тирә- ягын биек булмаган Бөгелмә калкулыгы уратып алган. Кино төшерү өчен бик кулай урыннар!
Декорация ясау, сугыш чорын чагылдырган киемнәр табу да кыенлык тудырмады. Чөнки авылыбызда тарихыбызны бөртекләп барлап, саклап торучы музей бар.
Фильм төшергән вакытта басу- кырларда урып-җыю эшләре төгәлләнгән иде инде. Алдан җыеп куелган бодай, арыш, арпа башкаларыннан ике урындыкка сыярлык итеп, иген кырын ясап куйдык. Иске мәктәп артында камышлык җәелеп киткән булса да, без аны көзге бодай басуы итеп күрсәтә алдык.
Иң матур, уңышлы күренешләрнең берсе - авыл өенең җылы бер почмагы. Күпләр бу өйнең хуҗаларын белергә теләделәр, кызыксындылар. Дөрес, өйдәге интерьерны үзгәртергә туры килде. Авыл өйләрендә дә хәзер заманча җиһазлар, савыт-сабалар, келәмнәр дә яңача стильдә. Кыскасы, өйнең "асты-өскә" килде. Җиһазларны якка алып, диварларга чиккән сөлге, тәрәзә пәрдәләре элеп, өстәлгә элеккеге эскәтер җәеп, сандык өстенә дә япмалар җәеп, шул чорны күрсәтергә омтылдык. Йортның хуҗалары борынгы мирасны кадерләп саклаучылар булган. Ераккарак җыеп куелган суккан идән паласлары да бик урынлы кулланылды. Елховой ягында гомер итеп, берсеннән-берсе булдыклы, уңган өч кыз үстергән Мәрьям апа белән Нуриман абый.
"Чын дәфтәр" фильмы муниципаль дәрәҗәдәге бәйгедә катнашып, I урынны яулады. Хәзер инде Республика күләмендәге бәйгедә көч сынаша.
Мәктәбебездә эшләп килүче "Театр" түгәрәге җитәкчесе Шәйхелова Халидә Габдрахман кызы бай фантазияле, туган ягын өзелеп сөюче, тиктормас шәхес. Үз янына нәкъ шундый балаларны да туплаган. Аларга алга таба да унышлар юлдаш булсын.
#еоховскаясош
#vospitanie_v_almetevske