Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме оештырылды.
19:43
27.04.2026
Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме оештырылды. Бу – бары тик бер көнлек чара гына түгел, ә халыкның бөек шагыйрьгә булган чиксез мәхәббәтенең, татар поэзиясенә ихтирамының тагын бер ачык дәлиле.
Тукай рухы белән сугарылган бу бәйрәмдә укучылар бергә җыелып, шагыйрьнең үлемсез әсәрләрен яңадан уку, алар аша милләтенең күңелен, сагышын, өметен һәм батырлыгын тою бәхетенә иреште.
Чара барышында укучылар Габдулла Тукайның иң күренекле поэмаларын һәм шигырьләрен укыдылар. Һәр чыгыш – шагыйрьнең сүзенә мәхәббәт, аның юлларын күңел аша үткәрү иде.
Бәйрәм татар милләтенен гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Бу бәйрәм – Тукай рухына тагын бер тапкыр баш ию, аның сүзенең бүген дә яшәвен, киләчәк буыннарга илһам бирә алуын күрсәтү булды.
#елховскаясош
#Тукай140
#ГодЕдинстваНародов
#ЧитаемТукая
#ДекадаТукая
#ГабдуллаТукай
#Тукайайлыгы