Тукай шигырьләре һәм әкиятләре илендә.
15:48
25.04.2026
Тукай шигырьләре һәм әкиятләре илендә.
Татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы һәм яктысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Халкыбызның данлы улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң.
Яңа буын аның язган бөек шигырьләрен яратып укый, әкиятләре аша дөньяны танып белә, матур итеп туган телдә сөйләшергә өйрәнә. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез.
2026 елның 26 апрелендә Тукаебызга 140 яшь тула. Шул уңайдан Халилулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре Елховой урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә «Тукай шигырьләре һәм әкиятләре илендә» исемле чара уздырдылар.
Тукай140
#елховскаясош
#ГодЕдинстваНародов
#ЧитаемТукая
#ДекадаТукая
#ГабдуллаТукай
#Тукайайлыгы