Рекламный баннер 990x90px header-top
Валюта Дата знач. изм.
▲ USD 26.09 84.91 0.51
▲ EUR 26.09 96.89 0.15

Табигать ул-Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак.

13:05 23.04.2026
Табигать ул-Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак. Туган тел- олы, изге байлык , халыкның могҗизаи хәзинәсе. Барысы да олы патриотик исләр белән тыгыз бәйләнгән. Аларның байлыгы, иркенлеге изге хисләр уята , күңелне сафландыра. Тукай тасвирлаган табигать күренешләре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, күзәтүчәнлек тәрбияли, табигать күренешләре аша бай мәгълүмат бирә, халык әкиятләре, аның гореф-гадәтләре белән таныштыра. "Балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә ияләшсен", - ди Тукай.
Габдулла Тукайның юбилеена узган җәйдә үк әзерләнә башладык, дисәк тә ялган булмас. Табигатьнең җәйге матур иртә-кичләренең, сихри төннәренең кабатланмас мизгелләрен видеога төшерүдән башланды эшебез. Авылыбыз тирәсендә Тукай әкиятләрендә сурәтләнгән
Кырлай урманнары булмаса да, үзебезгә бик матур тоелган, бормаланып агучы Шушма елгабыз бар. Аның яр буйларында төннәрен шом салып, шул ук вакытта сандугачлар кунып сайрар өчен тал -тирәкләре дә шаулап утыра. "Су анасы"әкиятен фильмга төшерү өчен менә дигән кулай урыннар. Җитмәсә, бакча башында гына да әле.
Укучыларыбыз да бик теләп, шатланып, бу эшкә ризалаштылар. Әлбәттә, элек Су анасына күлмәк тегү, тарагын, бизәнү әйберләрен әзерләү бурычы куелды. Балыкларны да алдан тотмыйча булмый инде. . . Кыскасы, 5-6 минутлык фильм өчен ярыйсы гына вакыт кирәклегенә инандык.
Авыл малайларын 4нче сыйныф укучылары Миңнебаев Нуриман, Сәгыйдуллин Альмир, Сәгыйдуллин Рөстәм уйнады, Су анасы ролендә 8нче сыйныф укучысы -Гарифуллина Ләйлә. 8нче сыйныф укучысы Хәсәншина Әминәнең бизәлеш өлешләрен башкаруда ярдәме зур булды .
Су анасын елгага чумыру, тарак урлаучы малайны батырмыйча гына суда йөздерү өлешләрен ясалма фәһем аша 9нчы сыйныф укучысы Гатина Лилия эшләде.
Укучыларыбыз белән бергә башкарган иҗатыбызны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Х. Г. Шәйхелова.
57
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Полезные ресурсы
Рекламный баннер 728x90px center-bottom