Апрель ае - Тукай ае, шигъриять ае.
08:40
18.04.2026
Апрель ае - Тукай ае, шигъриять ае. Моннан 140 ел элек апрель аенда дөньяга килеп, бик яшьли үзеннән соң бәяләп бетерә алмастай әдәби мирас калдырып, Татар әдәбиятын югары күтәреп, мәңгелеккә китеп тә барган ул.
Аның гомере- караңгы күктә балкып, бар җиһанны яктыртып, атылып сүнгән йолдыз күк.
Мәктәбебез укучылары аның иҗатын эзлекле өйрәнүләрен дәвам итәләр. Әсәрләрендәге геройлары рәсемнәргә күчә, шигырьләре күңелләрдә уелып кала, җыр булып көйгә салына.