4 март көнне Елховой √1 мәхәллә "Ярулла" мәчетендә, балалар, укытучылар һәм техник эшчеләр өчен ифтар мәҗлесе үтте.
08:41
05.03.2026
4 март көнне Елховой √1 мәхәллә "Ярулла" мәчетендә, балалар, укытучылар һәм техник эшчеләр өчен ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗлестэ 110 кеше катнашты. Мәҗлеснен спонсорларына, өлешен кертүчеләргә, кайгыртучы, пешерүчеләренә Аллаһы тәгаләнен рәхмәтләре яусын. Мәҗлескэ Әлмәт мәдрәсәсеннән шәкертләр чакырылды. Алар җыенны коръән укып башладылар, вәгазь сөйләделәр. Төрле дини сораулар белән викторина үткәрделэр. Жавап бирүчелэр бүләкләр алды. Узган елны тулысы белән ураза тотып чыгучыларга аерым бүләкләр бирелде. Кемнәр яна намаз укырга өйрәнеп, аны сөйләп күрсәттелэр аларга 1000 әр сум акча бирелде. Бу акция ураза тәмам булганчыга кадәр дәвам итәчәк. Гомумән бер бала да бүләксез кайтып китмәде. Әлмәт "Тәзкирә" мәчетеннән Фәрит хәзрәт һәм Ислам хатын - кызлары җәмгыяте җитәкчесе Рәйханә ханым үзенен мавыктыргыч вәгазьләре белән чыгыш ясадылар. Балаларга күчтәнәчләр алып килделэр. Аллаһы тәгалә кабуллардан кылсын.
#елховскаясош