Чәчләремә кунган күбәләкләр
11:18
25.05.2025
Чәчләремә кунган күбәләкләр
Балачагым болынында калды.
Әй, мәктәбем, бүген бусаганнан
Зур тормышка ясыйм тәүге адым.
Юк, шомыртлар түгел кочагымда,
Ак канатлы ярсу хыялларым.
Пар канатлар куйдын иннәремә
Яулар өчен тормыш кыяларын.
Шаулап-гөрләп узган кичәләргә
Күпме дәште көмеш кынгыраулар.
Мәктәбемнен серле авазлары
Төшләремә кереп янгырарлар.
Хәерле юл теләп озатып кала
Шомыртларнын ап-ак тәлгәшләре.
Еллар узгач, бер кайтырбыз әле,
Сау булыгыз, апа, яшьтәшләрем...
#елховскаясош
#сонгыкынгырау2025
#последнийзвонок2025
#vospitanie_v_almetevske